Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстан мәгълүмат чаралары җитәкчеләре Казанга «TIME: Россия – Һиндстан» форумына килә
Һиндстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре Татарстан башкаласына «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче эшлекле форумына киләчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Форумда Times of India, Asian News International (ANI), Press Trust of India (PTI), The Print, Mathrubhumi Group, Sadhna News, Indian Express кебек басмаларның вәкилләре җыелачак.
Чара кысаларында 8 октябрьдә «Россия – Һиндстан: медиакиңлектә стратегик партнерлык кору нигезләре» панель дискуссиясе узачак. Анда катнашучылар «глобаль үзгәрешләр шартларында БРИКС медиа киңлегенең роле, аның үсешенең яңа мәгънәләре һәм тенденцияләре турында фикер алышачак». Тынычлыкны һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту коралы буларак медиадипломатиягә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының профессиональлеге һәм җаваплылыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирү планлаштырыла.
Аерым блок мәдәни күптөрлелеккә – БРИКС илләре халыкларының традицияләре, телләре һәм кыйммәтләре темасына багышланачак. Аның кысаларында шулай ук төрле җәмгыятьләрне берләштерүче гомуми нигезләр һәм төп ориентирлар эзләнәчәк. Катнашучылар халыкара мәгълүмат алмашуның перспективалары һәм чакырулары, аның ышанычны формалаштыру һәм үзара аңлашуны арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышачак.
Медиасессиядә шулай ук RT, TV BRICS, ТАСС һәм «Интерфакс» вәкилләре чыгыш ясаячак. Алар Һиндстанның медиа чаралары белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләячәк.
«TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы беренче тапкыр Казанда 8 һәм 9 октябрьдә узачак. Форумның эшлекле программасы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында инвестицияләр һәм финанслар, хезмәт базары, мәгариф һәм фән, IT һәм цифрлы технологияләр, медицина, нефть-газ химиясе комплексы, авыл хуҗалыгы, киноиндустрия һәм медиасфера кебек төп юнәлешләр буенча сессияләрне берләштерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз