Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстан Казанда Генераль консуллык ачарга ниятли
Казанда һәм Екатеринбургта Һиндстанның Генераль консуллыклары барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татарстан РБК хәбәр итә.
Яңа дипломатик вәкиллекләрне ачу инициативасы белән һиндстан мөрәҗәгать иткән. Сентябрь башында РФ Хөкүмәте үзебезнең тышкы сәясәт ведомствосының тиешле тәкъдимен хуплады, дип аңлаттылар Россия Тышкы эшләр министрлыгында.
Тышкы эшләр министрлыгы бәяләвенчә, яңа консуллык учреждениеләре ачылу ике яклы төбәкара элемтәләрне алга таба үстерергә ярдәм итәчәк һәм сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлеккә, үзара туристлар агымын арттыруга өстәмә этәргеч булачак, шулай ук ике ил гражданнары өчен дә консуллык хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттырачак.
Моннан тыш, генконсуллыклар фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә элемтәләрне активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләренең бөтен комплексы үсешенә зур өлеш кертәчәк, алар аеруча өстенлекле стратегик партнерлык буларак карала, дип өстәделәр РФ Тышкы эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Генконсуллыкларны ачу планнары Һиндстан хакимиятләренең Татарстанда һәм Уралда Һиндстан бизнесының киңәюен, Россия төбәк бизнесының үз ягына кызыксынуы үсүен һәм РФ төбәкләренә һәм, киресенчә, пассажирлар агымы артуын көтүен дәлилли, дип билгеләп үтте Россия Фәннәр академиясенең Е.М.Примаков исемендәге бөтендөнья икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр илкүләм тикшеренү институтының Һинд океаны төбәге үзәге җитәкчесе Алексей Куприянов.
«Мөмкин булган хезмәттәшлек спектры бик киң – авиа-, автоҗитештерүдән һәм суднолар төзүдән алып Татарстанның химия сәнәгате предприятиеләре катнашында җитештерү чылбырларын булдыруга кадәр», - дип аңлатты тикшеренүче.
Ел башында ук «Татар-информ»га Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу планнары турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Соңрак Татарстанның да Һиндстанда үз вәкиллеген булдырырга ниятләве билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз