Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстан һәм Кытайның БРИКС саммитында чик турында килешүе Путинның шәхси җиңүе булды
Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Модиның Казанда узган БРИКС саммиты кысаларындагы очрашуы һәм аларның Һималай тауларында илләр арасындагы чикләргә бәйле вазгыятьне җайга салу турындагы килешүе РФ Президенты Владимир Путинның шәхси җиңүе булды. Гонконгның South China Morning Post газетасы күзәтүчесе Ши Цзянтао шундый фикерен белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Вакыт барысын да хәл итә: Кытай һәм Һиндстан арасындагы чик турында килешү – Владимир Путин өчен җиңү. Пекин һәм Нью-Дели арасындагы арадашлыкта Россия лидерының хезмәте Мәскәүнең йогынтысы зур булуы хакында сөйли», - дип фаразлады колумнист.
SCMP авторы фикеренчә, «ниһаять, Кытай Халык Республикасы һәм Һиндстанның, акылга утырып, чик буенда дүрт ел дәвам иткән бәрелешләргә чик кую турында килешүе» үзеннән-үзе генә «зур бүләк» булмады. Әмма АКШта Президент сайлау алдыннан Россиядә үткәрелгән саммитта шундый килешүгә ирешү «шактый кызык», дип искәртте ул.
Ши Цзянтао билгеләп үткәнчә, мондый килешүнең төзелүенә Владимир Путинның Си Цзиньпин һәм Нарендра Моди белән дусларча мөнәсәбәтләре дә ярдәм иткән булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз