Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстан ел ахырына кадәр Россия турист төркемнәре өчен визасыз режим кертергә мөмкин
Һиндстан якын арада – бәлки, 2025 ел ахырына кадәр – Россия турист төркемнәре өчен визасыз керү тәртибен гамәлгә ашырырга планлаштыра. Бу хакта республиканың Россия Федерациясендәге илчесе Винай Кумар хәбәр итте, аның сүзләрен «РИА Новости» агентлыгы китерә.
Сәяхәтләрне җиңеләйтү турындагы килешүләргә Владимир Путинның 4–5 декабрь көннәрендә Һиндстанга ясаган визиты барышында ирешелде. Ул вакытта Премьер-министр Нарендра Моди оешкан төркемнәр өчен 30 көнлек визасыз режим кертү буенча эш алып барылуын игълан иткән иде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә яклар барлыгы 29 бердәм документка кул куйдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз