news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Химиятерапияне 2017 елдан Чаллыда да узып булачак

Чаллыда онкобүлек ачылгач, бөтен Чулман төбәгендәге районнардан һәм калалардан авырулар химиятерапиягә бирегә килерләр дип күзаллана.

 (Яр Чаллы, 22 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Чаллыда 2017 елда яман шеш белән авыручыларга химиятерапия ясый башлаячаклар. Бу хакта шәһәр башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев игълан итте, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

Бу мөмкинлек шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсе базасында булачак. Хәзер химиятерапия операцияләрен башкару өчен җиһазлар һәм җайланмалар кайтару, аларны урнаштыру процессы бара. Моңарчы һәм хәзер дә яман шеше булганнар Казанга йөреп дәваланды. Чаллыда онкобүлек ачылгач, бөтен Чулман төбәгендәге районнардан һәм калалардан авырулар химиятерапиягә бирегә килерләр. Бу республика онкоүзәгенең эшен бермә-бер җиңеләйтәчәк, анда чиратлар кимиячәк.

Чаллының үзендә яман шеш белән авыручылар өчен стационар үзәк бинасы 2018 елда төзелә башлый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100