news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булган галимнәр игълан ителде

Быел химия өлкәсендәге Нобель премиясенең күләме арткан, ул якынча бер миллион Америка долларын тәшкил итә.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елда химия өлкәсендәге Нобель премиясе Франция микробиологы Эммануэль Шарпантье һәм АКШ биохимигы Дженнифер Дуднага CRISPR / Cas9 геномны үзгәртү технологиясе өчен бирелә. Бу хакта Швеция фәннәр академиясенең Нобель комитеты хәбәр итә.

CRISPR / Cas9 — хәзер гамәлдә булган генетик редакторлар системаларыннан иң төгәле һәм арзаны («молекуляр кайчы» дип атала). Алар геномның сайланган участогын алырга яки аны икенчесенә алыштырырга мөмкинлек бирә.

Башка мондый методикалардан аермалы буларак, Шарпантьеда һәм Дудна тарафыннан өйрәнелгән технологиядә төгәллек фермент сайлау ярдәмендә түгел, ә РНК эше исәбенә ирешелә. Нәкъ менә шушы механизм ярдәмендә «бактерияләр үз геномындагы вируслардан котыла», дип билгеләп үтә N+1 басмасы.

Тикшеренүчеләр бактерияләрнең CRISPR/Cas9 механизмын ничек файдалануын ачыклаган һәм ун ел элек аны генга кирәкле үзгәрешләр кертү өчен кулланырга өйрәнгәннәр.

«Бу технология тормыш турындагы фәнгә революцион йогынты ясады, яман шешне дәвалауның яңа ысулларына үз өлешен кертә һәм нәсел авыруларын дәвалау турындагы хыялны тормышка ашырырга мөмкин», — дип билгеләп үтәләр Нобель комитетында.

Узган ике ел белән чагыштырганда 2020 елда премия күләме 9 млн швед кроныннан 10 млн га кадәр арткан. Бу якынча бер миллион Америка долларына туры килә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100