news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Химиотерапия дарулары тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә кертелгән

10 декабрьдә Россия Хөкүмәте тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә үзгәрешләр кертте.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Залитко). Химиотерапия өчен даруларны тормыш өчен мөһим препаратлар исемлегенә керттеләр. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы ярдәмчесе Виталий Флек хәбәр итте.

Дарулар исемлеге онкология белән авыручыларга химиотерапия өчен заманча һәм нәтиҗәле препаратлар белән киңәйтелде, диде Флек.

Онкология авырулары өчен диагностика чараларын көтү вакыты шулай ук үзгәртелде һәм утыздан ундүрт көнгә калдырылды.

  • Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев дүшәмбе көнне дарулар исемлегенә үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Хәзерге вакытта исемлектә 735 позиция бар.



 

news_right_1
news_right_2
news_bot