Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Химик матдәләрсез дә тәмле ризык әзерләп була — "ИТЛЕ" проекты коммерция директоры
Хәләл җәмәгать туклану индустриясендә эшләү күпкә кыенрак, ди бу өлкәдә эшләүчеләр.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Җәмәгать туклану урыннарындагы ризыкларга химик матдәләр кушмыйча гына да тәмле ризык пешерергә мөмкин. “ИТЛЕ” проектының коммерция директоры Артур Галимов шундый фикердә.
Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында белдерде.
“Кешеләр мең еллар дәвамында химик матдәләрне кулланмаган һәм сыйфатлы ризыклар белән тукланган. Без дә бары натураль продуктлар гына кулланабыз һәм ризыкларыбызда синтетик матдәләр юк. Без ит, сыйфатлы май, натураль тәмләткечләрдән генә пешерәбез һәм клиентларыбызга экологик читса продукция тәкъдим итәбез”, – ди Артур Галимов.
Аның сүзләренчә, хәләл индустрия ел саен 8,5 процент үсеш кичерә. Россиядә һәм дөньяда да бу юнәлештәге товар әйләнеше 1 трл. АКШ долларын тәшкил иткән.
“Кешеләр соңгы арада үз сәламәтлекләре хакында кайгырта башлады. Шуңа да алар безнең ризыкларны файдаланыла”, – диде Артур Галимов.
“ИТЛЕ” проектына нигез салучы Руслан Хәйретдинов сүзләренчә, әлеге кафеда тәмле генә түгел, ә арзан бәягә дә ашаталар. “Безнең бәяләр, ресторан бәяләренә караганда, 2 тапкырга кимрәк”, – диде ул.
“Түбәтәй” хәләл тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин фикеренчә, хәләл ризык әзерләү, беренче чиратта, эшкә нинди мөнәсәбәттә булудан тора.
“Мин җәмәгать туклану өлкәсенә читтән килгән кеше. Хәләл ит ул дуңгыз булмаган ит кенә түгел, ә тулы бер процесс. Бу сөткә дә, сырга да кагыла. Без ризыкларыбызны 4 этапта да контрольдә тотабыз. Хәләл җәмәгать туклану индустриясендә эшләү күпкә кыенрак. Чөнки чимал 20-30 процентка кыйммәтрәк. Безгә исә базар шартларына яраклашырга,бәяләр белән “көрәшергә” туры килә. Хәләл индустриянең максаты – бу юнәлешне яңа дәрәҗәгә күтәрү, кешеләргә башка сыйфаттагы ризык тәкъдим итү”, – дигән фикердә Солтан Сафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз