news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Химград” технополисында Татарстаннан Дәүләт Думасындагы депутатлар республика түрәләре белән киңәште

Чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде

  (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда “Химград” технополисында РФ ФҖ Дәүләт Думасында Татарстаннан булган депутатларның республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән киңәшмәсе узды. Анда республика территориясендә дәүләт һәм федераль максатчан программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикерләштеләр, дип хәбәр итә ТР парламенты Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәтттәшлек бүлеге.

Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. “Бүген 2014 елның 1 июле киңәшмәсендә имзаланган йөкләмәләрне үтәү беркетмәсе турындагы мәсьәләләрне карыйбыз һәм аннары эшче төркемнәр буенча җаваплы ТР министрлары урынбасарларының кыскача хисабын тыңлыйбыз”, - диде ул, утырышны ачып.
Чарада Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясен тәкъдим итүче Татарстаннан депутатлар - Ришат Әбүбакиров, Марат Бариев, Марсель Галимәрдәнов, Илдар Гыйльметдинов, Евгений Гришин, Радик Ильясов, Әлфия Когогина, Айрат Хәйруллин, КПРФ дан Дәүләт Думасында депутат Виктор Пешков, ТР икътисад министры Артем Здунов, шулай ук республиканың 20 дән артык министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан түрәләре 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләләре, шулай ук РФ сәнәгате үсеше фондын булдыру аспектлары һәм 2015-2017 елларда “Мәдәни мирас – Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре” комплекслы проектын гамәлгә ашыруга федераль акча җәлеп итү буенча эш алып бару турында фикер алыштылар.

“Безнең бурыч – Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуын карау һәм анализлау. Бу республика мәнфәгатьләрен яклау һәм федераль акча җәлеп итү өчен кирәк, - дип ассызыклады республика парламенты спикеры. – Гомумән, җитди, тирәнтен эш алып баруны билгеләп үтәбез, әмма быел канәгатьлек хисе юк. Республика Президенты шулай ук канәгать түгел, ел ахыры җитәргә ике ай гына калды, ә федераль максатчан һәм дәүләт програмалары буенча җәлеп итәргә мөмкин булган 6 миллиард сумнан артык акча республикага килмәгән”.

Дәүләт Советы Рәисе, куелган бурычларны башкару өчен вакыт аз калды, дип тә өстәде. “Әгәр ноябрьдә акча килгән очракта да, аларны үзләштереп өлгерү зарур. 2015 елда Россия Федерациясе бюджетына керемнәр аз булуы турындагы фаразларны исәпкә алып, бу акча киләсе елда күчә дигән ышаныч юк, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. – Әмма министрлыкларның барлык вәкилләре дә,  программалар үтәләчәк, дип ышандыра.

Агымдагы елның декабрендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатларының республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән киңәшмәсе була. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрәчәк. Анда 2014 елда федераль акчаларны җәлеп итү эшенә нәтиҗә ясау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100