news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Химград” технополисын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, якын арада “Химгард” мәйданында энергетика куәтләрен арттыру таләп ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Химград” технополисын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. “Идея Капитал” ИК” ААҖ генераль директоры Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, технополис мәйданына яңа резидентлар килүен дәвам итә, халыкара компанияләр белән планлы сөйләшүләр алып барыла. Аның сүзләренә караганда, якын арада “Химгард” мәйданында энергетика куәтләрен арттыру таләп ителә. Бу технополисның үзен үстерү өчен дә, гамәлдәге производстволарны киңәйтү өчен дә кирәк. Мәсәлән, резидентларның берсе булган “Данафлекс” компаниясе 2010 елда энергия куллануны арттыру зарурлыгын белдергән.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук кече һәм урта бизнес компанияләренә энергия челтәрләренә технологик ялгануда шартлар тудыру мәсьәләсен дә күтәреп чыкты. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрына “Синергия” индустриаль паркы проектының үсеше хакындагы мәгълүмат та җиткерелде. Автокомпонетлар җитештерү буенча махсуслашкан бу индустриаль парк “Алабуга” МИЗ да урнашачак. Проект автокомпонетлар җитештерү тармагын үстерү, махсус икътисади зонаның кече һәм урта бизнесны җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыруга юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2