news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Химград» кубогына яхталар ярышының өченче этабы Республика көненә багышланачак

Казансу елгасында җилкәнле яхталар ярышының өченче этабы августта, ә финал сентябрьдә узачак.

«Химград» кубогына яхталар ярышының өченче этабы Республика көненә багышланачак
Энҗе Габдуллина

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Химград» кубогына җилкәнле яхталар ярышы быел беренче тапкыр уздырыла. Ярышның беренче этабы июнь аенда, икенчесе июльдә булса, өченчесе август азагында, ә финалы сентябрьдә үткәрелер дип көтелә. Бу хакта Татарстан җилкәнле спорт төрләре федерациясе җитәкчесе Альберт Садыйков хәбәр итте.

«Химград» кубогына нигез узган ел ук салынды. Без җитәкчелек белән җилкәнле спортның милли лигасы турында сөйләштек. Шунда Татарстан җыелма командасы составына керүчеләргә күбрәк шөгыльләнү мөмкинлеге кирәклеген карадык. Яхталар алдык һәм шушы кубокны уздырырга уйладык,» — дип сөйләде Альберт Садыйков журналистлар белән очрашуда. 

Альберт Садыйков өченче этапның Республика көненә багышланачагын да әйтеп үтте. Шулай ук, ул бу ярыш оешма командаларын да туплау өчен дип тә әйтте. «Элек профсоюз командалары бар иде. Слесарь, инженер булып эшләүчеләр кичен килеп шөгыльләнәләр иде. Безнең моны кире кайтарасы килә. Бу елны да төрле сәнәгать предприятияләреннән катнаштылар», — диде ул.

«Химград» кубогына булган ярышларда Казан, Чаллы, Чебоксар шәһәрләреннән командалар катнашкан. Шулай ук Тольятти, Самарадан да теләк белдерүчеләр бар икән.

Ярышта 14 яшьтән зуррак булган кешеләр катнаша ала. Команда өч-дүрт кешедән тора. Рульдә яхта белән җитәкчелек итү таныклыгы булган кеше утырырга тиеш. Һәр этапта берничә узыш уздырыла. Узышларда җыйган балларны санап, нәтиҗә чыгаралар. Баллар суммасы әзрәк булган саен команда югары урында дигән сүз.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100