news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хиллари Клинтон яңа өйләнешүчеләрне никахлары белән котлады

Бүген АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Казан Кремлендә булды

(Казан, 14 октябрь, “Татар–информ”, Нина Нарыкова). Бүген АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Казан Кремлендә булды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
АКШның рәсми делегациясе составында шулай ук АКШның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли, АКШ дәүләт секретареның Ауропа һәм Евразия эшләре буенча ярдәмчесе Филипп Гордон һәм АКШ Президентының махсус ярдәмчесе, АКШ Милли куркынычсызлык советының Ауропа эшләре буенча директоры Майкл Макфол бар иде.
Кремльдәге истәлекле урыннар белән танышу, гадәткә кергәнчә, Кол Шәриф мәчетеннән башланды. Аның имамы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рамил хәзрәт Юныс Хиллари Клинтонны мәчеткә керү юлында каршы алды. Дәүләт секретаре мәчеттә узучы никахның шаһиты булды. Татарстан Президенты һәм Х.Клинтон яшь парларга чәчәкләр бүләк итте һәм аларны никахлары белән котлады.
Мәчет белән танышкач кунаклар Благовещение соборына юл тотты. Минтимер Шәймиев һәм Хиллари Клинтонны Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий каршы алды. Чиркәүдә дәүләт секретаре Казан изге иконасы янында әлеге уңайдан Крестовоздвижение чиркәвеннән махсус китерелгән шәм кабызды.
Моннан тыш, бүген Хиллари Клинтон игътибарына “КАМАЗ”ның өр–яңа продукциясен тәкъдим иттеләр, Кремль территориясендә зур булмаган автоэкспозиция оештырылган иде. Дәүләт секретарена Американың «Cummins» фирмасы белән берлектә җитештерелгән двигательләрдә эшләүче машиналарны күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100