news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хиллари Клинтон Татарстан укытучыларына АКШта стажировка үтәргә тәкъдим итте

АКШ дәүләт секретаре Россиянең борынгы вузларының берсе – Казан дәүләт университетында булды

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Татарстан башкаласына сәфәре кысаларында Россиянең борынгы вузларының берсе – Казан дәүләт университетында булды.
Хиллари Клинтон КДУ студентлары белән очрашканнан соң Вуз тарихы музеенда фикер алышу булды. Аны АКШ рәсми делегациясенең әгъзалары, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов озатып йөрде.
Дини, мәдәни һәм этник күптөрлелеккә багышланган “түгәрәк өстәл”дә төрле конфессия вәкилләре – КДУ һәм Казан духовная семинариясе укытучысы Роман (Модин) атакай, Россия ислам университеты ректорының урынбасары Марат Гыйльманов, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры Николай Никифоров һәм башкалар катнашты. Фикер алышуда катнашучыларны сайлаганда инглиз телен камил белү һәм АКШта стажировка үткән булу шарт итеп куелган иде.
Хиллари Клинтонга “Электрон Хөкүмәт” проекты, “Алгарыш” кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү программасы, православие һәм ислам мәдәниятенең үзара бәйләнешенең уңышлы тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
АКШ дәүләт секретаре Россиядән читтә тә яхшы абруе белән билгеле булган университетта булуыма шат, дип билгеләп үтте. Хиллари Клинтон сүзләренчә, аңарда толерантлык, икътисади алгарыш һәм Татарстан үсешенең тотрыклылык дәрәҗәсе яхшы тәэсир калдырган. АКШ дәүләт секретаре бу уңай тәҗрибәне дөньяның башка илләрендә дә кулланырга мөмкин, дип ышана.
Хиллари Клинтон шулай ук Татарстан һәм АКШның инглиз теле укытучылары белән алмашу программасын актив үстерергә тәкъдим итте. Аерым алганда, Татарстанның инглиз укытучылары өчен Америкага сәфәр оештыру турында сүз барды.
“Барак Обама ислам дөньясына юл ачты, төрле конфессия кешеләренә бер-берсе белән эшләү мөмкинлеге бирде. Моның белән бәйле рәвештә ислам саммиты үткәрү мөмкинлеген карыйбыз. Сез анда катнаша алырсыз, дип ышанам”, - диде дәүләт секретаре “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Хиллари Клинтон Татарстан төрле культура һәм конфессия кешеләренең тату яшәве белән үрнәк булып тора, дип саный. АКШ дәүләт секретаре республикадан өйрәнер әйберләр бар – Татарстан конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә үрнәк булып тора, дип белдерде. “Без кешеләрне бергә яшәргә өйрәтә торган программа булдырырга телибез”, - дип белдерде ул.
Хиллари Клинтон Казанга тагын килергә өметләнүен белдерде һәм КДУның дәрәҗәле кунаклары китабында язу калдырды. Анда АКШ дәүләт секретаре, аерым алганда, КДУда  җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерә. “Биредә Татарстан халкы өчен яхшы киләчәк төзүдә тиешле урын алу өчен әзерләнгән студентлар укый. Америка сезнең партнерыгыз булуы белән горурлана”, - диелә текстта.
Бүген Хиллари Клинтон Вашингтонга кайта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100