news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хиллари Клинтон Казанга килергә җыена

АКШ дәүләт секретареның Татарстанга сәфәре максаты – төрле конфессияләрнең үзара тату яшәү тәҗрибәсен өйрәнү

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Юлия Мөбәрәкшина, Алия Сабирова). Бүген АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Ауропа буенча бер атналык сәфәргә чыга. Ул Цюрих, Лондон, Дублин, Белфаст, Мәскәү һәм Казанда булачак. Сәфәр 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Хиллари Клинтон Россиягә сәфәре вакытында Казанга да килергә җыена, дип сөйләде АКШ дәүләт секретареның ярдәмчесе Филип Гордон. Америка дипломатиясе җитәкчесе Казанда хакимият вәкилләре һәм дин әһелләре белән очрашачак. Аның Татарстанга сәфәренең максаты - төрле конфессияләрнең үзара тату яшәү тәҗрибәсен өйрәнү
. АКШ дәүләт секретаре җирле дин әһелләре, яшь мөселманнар, Казанда белем алучы Америка студентлары һәм иҗтимагый оешмалар лидерлары белән толерантлык мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.
Хиллари Клинтонның Мәскәүдә, шулай ук Казанда да кеше хокукы һәм хәзерге дөньяда демократия проблемасын күтәрергә ниятләвен билгеләп үтте брифингта Филип Гордон.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100