news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ХII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале Казакъстан Республикасына багышланачак

Бу хакта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры хәбәр итте

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Төрки халыкларның ХII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале Казакъстан Республикасына багышланачак.

Бу хакта бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов әлеге театрда уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Ни өчен Казакъстан, дигән сорауга ул, беренчедән, бу республикадан һәр елны “Нәүрүз”гә, ким дигәндә, 5 театрдан заявка килә, икенчедән, ул безнең күрше дәүләт, өченчедән исә Казакъстан фестивальдә катнашучы үз артистларына матди ярдәм күрсәтә алачагына ышанам, дип җавап бирде.

“Бу башка кечкенә республика җитәкчеләрен үз театрларына, артистларына йөз белән борылырга ярдәм итәр”, - диде Илфир Якупов. Ул шулай ук, моның әлегә идея генә булуын һәм бу хакта Яңа ел тирәсендә төгәл мәгълүмат булачагын да ассызыклады.

“Фестивальдә яңалык булырга, ул үсәргә тиеш”, - дип бу фикерне хуплады театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әлеге сөйләшүдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot