news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хиҗап формасындагы киемнәр татар халкына хас түгел - Илдар Гыйльметдинов

Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе фикеренчә, мәктәпкә төбәктә кабул ителгән нормаларны исәпкә алып киенеп йөрергә кирәк.

Хиҗап формасындагы киемнәр татар халкына хас түгел - Илдар Гыйльметдинов
Султан Исхаков

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татар халкына хиҗап формасындагы киемнәр хас түгел. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

Комитет рәисе, үзенең бу фикере өчен тәнкыйтькә дучар булуына карамастан, позициясен үзгәртмәвен әйтте. "Башта ук андагы дәүләт органнары бу әйбергә катнашмаган булсалар, бик әйбәт булыр иде", - диде ул. Искәртеп үтик, Мордовия мәгариф министрлыгы җитәкчелеге Азюрка мәктәбе укытучыларыннан яулыкларын салуны яки эштән китүне таләп иткән иде.

"Минем үземнең карашым мондый. Аның өчен мине сүгәләр дә, аны дөрес түгел дип тә табалардыр. Безнең татар халкы өчен хас булган кием - матур итеп яулык бәйләп һәм ябык күлмәк киеп йөрү. Ниндидер хиҗап формасындагы киемнәр ул безгә хас түгел. Безнең алай киенеп йөргәнебез дә юк. Бу татар халкына хас нәрсә түгел".

Илдар Гыйльметдинов укытучыларны һәм җирле җитәкчеләрне уртак фикергә килергә өнди һәм җирле үзенчәлекләрне исәпкә алырга чакыра. "Бүгенге законнар нигезендә мәктәп системасында нинди киемнәр белән йөрүне һәр төбәк үзе билгели. Һәр төбәкнең, һәр мәктәпнең үзенчәлекләре бар. Аларны исәпкә алырга кирәк дигән норма да бар. Һәм мәктәптә киенеп йөргәндә шушы үзенчәлекне исәпкә алырга да кирәк", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100