news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хиҗаб мәсьәләсенә нокта куярга вакыт, дип саный мөфти Крганов

"Мин, Чечня парламенты карарын, бүгенге көнгә кадәр яулык мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә җыелып карамавыбызга җавап дип уйлыйм", - дип белдерә мөфти.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россия Җәмәгать палатасы әгъзасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү мөфтие Альбир Крганов укучыларның дини күрсәтмәләрне саклау мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә карарга ёщм ниндидер бер карарга килергә кирәк дип саный. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мин Чечня парламенты карарын бүгенге көнгә кадәр үзебезнең федераль дәрәҗәдә җыелып, әлеге мәсьәләне карамавыбызга җавап дип уйлыйм", - дип белдергән мөфти "Интерфакс-Религия" порталына җомга көнне Чечня парламентының укучыларга дин кануннары нигезендә киенүләренә рөхсәт бирү канунын шәрехләп.


А.Крганов сүзләренчә, төрле мәйданнар: Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Президент карамагындагы дини берләшмәләр белән үзара эшчәнлек советы, Җәмәгать палатасы бар.

"Ни өчен без экспертлар, дин вәкилләре, мәгариф министрлыгы бергә җыела алмыйбыз? Әйдәгез, бергәләп бу мәсьәләне чишү юлларын табыйк. Бу мәсьәлә кискенлек алды, ниһаять, аны көн тәртибеннән алып, нокта куярга кирәк”, дип җиткергән мөфти.

Агентлык әңгәмәдәше җиткергәнчә, Россия гражданинының дини һәм гражданлык карашлары каршылыклы булырга тиеш түгел.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100