news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ХХI гасырда дини белем бирү: проблемалар һәм өстенлекләр” дигән халыкара конференция уза

Конференциядә Татарстан вәкилләре, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуповның катнашуы көтелә

(Казан, 8 декабрь,”Татар-информ”). Мәскәүдә 9-10 декабрь көннәрендә “ХХI гасырда дини белем бирү: проблемалар һәм өстенлекләр” дип аталган икенче халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Конференцияне Мәскәү дәүләт лингвистика университеты, Ислам тарихы һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү буенча вузлар ассоциациясе оештыра.
Җыенда БДБ илләрендә дини белем бирү, дини һәм дөньяви гуманитар белемнең максатлары һәм бурычлары, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең күпмәдәниятлы җирлегендә шәхеснең рухи-әхлакый яктан үсеше, төрле милләтләр һәм конфессияләрнең дустанә килешеп яшәве, һәм моңа ирешү юллары, дини белем бирүдә телнең урыны белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу көтелә.
Конференциядә Татарстан вәкилләре, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуповның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100