news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен Госстройнадзор 8,8 млн сумлык 214 карар чыгарган

Шуның икесе Универсиада объектларына кагыла

 (Казан, 4 май, “Татар-информ”, Люция Камалова). Агымдагы ел башыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш процессында катнашучыларга карата хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн 807 мең сумлык 214 карар чыгарган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
3 млн 460 мең сумлык 86 карар инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше объектларына кагыла. 749 мең сумлык 20 карар социаль ипотека йортлары буенча чыгарылган. 120 мең сумлык 2 карар Универсиада объектларына карый. Бүгенге көндә республикада 53 карар буенча 2 млн 642 мең сумлык штраф түләтелгән.
Ирек Фәйзуллин республикада санитар-экологик ике айлык дәвам итүен дә искәртте. Чисталыкны саклау өчен, һәр чәршәмбедә төзелеш мәйданнарында “Чиста төзелеш” дигән чара уздырыла. Аның максаты – территорияне чистарту гына түгел, хезмәтне саклауга кагылышлы кагыйдә һәм нормаларны үтәү дә. Бүгенге көндә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 78 хокук бозу очрагын ачыклап, 29 административ беркетмә тутырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot