news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон соңгы укылышта кабул ителде

Закон 2018 елның 1 маеннан үз көченә керәчәк.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 2018 елның 1 маеннан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумына кадәр арттырылачак. Дәүләт Думасы шул хактагы законны соңгы укылышта кабул итте, дип хәбәр итә «Газета. Ру».

Закон проекты 3 миллионга якын кешегә кагылырга мөмкин, дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бүгенге көндә нәкъ менә шул сандагы россиялеләр яшәү минимумыннан да азрак акча ала, дип искәртте ул.

Закон кысаларында федераль бюджет хезмәткәрләренә – 7,5 миллиард, төбәкләрдәге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә 32 миллиард сум акча бүленәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100