news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәткәрләрне эш урынында алкогольгә тикшерергә тәкъдим иттеләр

Әлеге инициатива җитештерүдә бәхетсезлек очракларын киметү өчен кирәк.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең алкоголь куллануын ачыклау өчен тест уздырырга тәкъдим итте. “Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгыту” программасында шундый тикшерү каралган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге инициатива җитештерүдә бәхетсезлек очракларын киметү өчен тәкъдим ителә. Тикшерү өчен алкотестер кулланылачак.

Моннан тыш, ведомство эш бирүчеләргә хезмәткәрләр өчен алкогольсез корпоративлар уздырырга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot