Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләре штраф түләячәк
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, планлы һәм планнан тыш контроль чаралары үткәреләчәк.
(Казан, 11 октябрь, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аерым категория гражданнарга коронавирустан мәҗбүри прививка гамәлгә кертелде. Күмәк коллективта вакцинация 80 процент булуы шарт. Әгәр хезмәткәрләрнең 80 проценты прививкалы булмаса, оешма җитәкчеләренә штраф түләргә туры киләчәк.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, планлы һәм планнан тыш контроль чаралары үткәреләчәк.
Россия Федерациясе Хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсенең икенче өлеше буенча, шәхси эшмәкәрләргә штраф 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Юридик затларга штраф 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.
90 тәүлеккә кадәр оешма эшен туктатып торырга да мөмкиннәр.
6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелергә тиеш. 7 декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә», — дип аңлаттылар. Роспотребнадзор идарәсе карар үтәлешен контрольдә тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз