Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт пенсияләре гражданнарның пенсиягә хокукларын яңадан бәяләү юлы белән исәпләнәчәк
«Түгәрәк өстәл» утырышында РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина шул хакта шәрехләде
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 2010 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда Пенсия фондының территориаль органнары хезмәт пенсияләрен гражданнарның пенсиягә хокукларын яңадан бәяләп исәпләячәк. Пенсиягә чыгу хокукына 5 ел иминият стажы булган затлар да ия, чөнки 2002 елдан ук пенсия күләмен стаж белән хезмәт хакы түгел, ә иминият взнослары барлыкка китерә дип законда каралды, пенсия күләме исә – икенче мәсьәлә, дип белдерде бүген «Бердәм Россия» сәяси партиясе региональ Советында РФдә пенсияләр турындагы законнарга багышлап үткәрелгән «түгәрәк өстәл» утырышында РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина.
Һәр гражданинның пенсия хокуклары хезмәт стажы буенча индивидуаль исәпләнә һәм 1991 елга кадәр һәр ел саен 1 процент, 1991 елдан 2002 елга кадәр хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә 10 процент өстәлә, 2002 елдан пенсия база һәм иминият өлешләрдән тора, ә инде 2010 елдан шуларга өченчесе – туплам өлеше (накопительная часть) кушып санала.
Утырышны алып барган региональ Совет башлыгы Валентина Липужина сүзләренчә, 5 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында пенсионерлар өчен яшәү минимумы каралырга тиеш һәм ул әлегә 3696 сум дип билгеләнә, димәк, пенсионерларның пенсиясе регионда чыгарылган законда каралганнан ким була алмый. Хәзерге вакытта матди тәэмин итүчесе булмаганга 1,5–2 мең сум пенсия алган балалар, эшләмәүче III группа инвалидлар бар, яшәү минимумы 3696 сум дип закон кабул ителсә, алар өчен бу бик отышлы булачак, дип искәртте А.Вәлиуллина да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз