news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министры республикада кадрларга ихтыяҗ аеруча югары булган районнарны атады

Министр районнарда производстволарны урнаштыру буенча комплекслы программалар кирәклеген әйтте.

Хезмәт министры республикада кадрларга ихтыяҗ аеруча югары булган районнарны атады
https://tatarstan.ru

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда кадрларга ихтыяҗ аеруча зур булган урыннарны атады.

«Ун территориядә вазгыять аеруча кискен — бу Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Чүпрәле, Мөслим, Менделеевск, Мамадыш, Сарман, Спас районнары. Көньяк-көнчыгыш районнарда халык Башкортстанга, Самара өлкәсенә дә китү белән бәйле бу», — диде министр ТР Президенты катнашында Татарстан Куркынычсызлык Советы утырышында.

Ул районнарда производстволарны урнаштыру буенча комплекслы программалар кирәклеген әйтте. «Производство халык булган урында булырга тиеш. Урыннарда җирле хакимият тә, эш белән тәэмин иүчеләр дә халык саны торак, инфраструктура, эш урыннары булган урыннарда артачагын аңлыйбыз. Производстволар аз булган урыннарда халык китмәсен өчен, кече бизнес, үзмәшгульлекне үстерү кирәк», — диде.

«Хәзер 70 мең кеше кирәк. Алабугада вазгыять аеруча кискен. Сәнәгать предприятиеләре белән берлектә, өстәмә чаралар күрү кирәк. Кадрларны җәлеп итеп кенә түгел, булган кадрларны да эш урыннарында беркетеп калдырырга кирәк. Торак, эш хакы һәм соцпакет мөһим», — дип белдерде Эльмира Зарипова.

Ул Казан дары заводын мисалга китерде. «Анда югары уку йортлары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга өстәмә айлык түләүләр каралган. „Ремдизель“ җәмгыятендә дә яшь белгечләргә мотивация чаралары кертелгән», — диде.

«Икътисадта халыкның 63 проценты мәшгуль. Пандемиягә кадәрге күрсәткечкә җиттек, ләкин кадрларга сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да дефицит зур», — диде министр.

Аның сүзләренчә, 2005-2015 елларда балалар туу күрсәткече арту хисабына якындагы ун елда хезмәт базарына 40-50 мең тирәсе яшьләр чыгар дип көтелә. Пенсия реформасы да хезмәт ресурслары артуына китерәчәк, ди ул. «2031 елда эшкә сәләтле халык, бу ел белән чагыштырганда, 167 мең кешегә артачак», — дип фаразларын әйтте Эльмира Зарипова.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100