news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгында минималь хезмәт хакын 11 мең сумга кадәр җиткерүне планлаштыралар

Ведомство февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы проект кертергә ниятли.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы канун проектын кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзерге вакытта ведомствода бу максаттан күпме акча кирәк булачагы турында исәпләүләр бара, дип өстәгән ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot