Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министрлыгында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында сөйләделәр
Министрлыкта хезмәт хакын арттыру вакытын төгәл атамадылар.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин 2019 елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Министр сүзләренә караганда, быел, Россия Президентының 2012 елгы «май» Указларына кергән кешеләрнең генә түгел, барлык бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак. Указларда сүз бармый торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 1 октябрьдән 4,3 процентка индексацияләнәчәк.
Топилин 2019 елда указларда күрсәтелгән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын төбәктәге уртача икътисад буенча нисбәттә саклап калу өчен төбәкләргә 100 млрд сум акча күчереләчәк, диде.
"Төбәктә уртача хезмәт хакы ни дәрәҗәдә үссә, төбәк хакимиятләре бу категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакын шулкадәр арттырырга тиеш булачак", - дип билгеләп үтте Россия ведомствосы башлыгы.
Министр төгәл күләмне, шулай ук арттыру вакытын атамады, бу һәр конкрет төбәктәге вазгыятькә бәйле, дип аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз