news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгында больничныйны яңача исәпли башлау вакыты турында әйттеләр

Больничный акчасын түләү шартлары яхшыру 2,3 миллионга якын кешегә кагылачак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Больничный кәгазьләре буенча түләүләрнең арттырылган күләме инде апрель аенда ук кулланыла башлаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Больничный акчасын түләү шартларының яхшыруы 2,3 миллионга якын кешегә кагылачак, моның өчен 7 миллиард сумга якын акча кирәк булачак.

Бүгенге көндә вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие иминиятләштерелгән затның уртача хезмәт хакы һәм стажыннан чыгып исәпләнә. Эш стажлары 8 ел һәм аннан да артыграк булган гражданнар уртача эш хакының – 80, стаж 5-8 ел булса – 80, 5 елдан кимрәк тәшкил итсә 60 проценты күләмендә пособие ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot