news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгында балалар бакчасына кабул итү яшен киметү турында уйлыйлар

Министр фикеренчә, бу чара өстәмә пособие кертүгә караганда нәтиҗәле һәм арзанрак булачак.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин баланы бакчага кабул итү яшен киметергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Балалар бакчалары буенча программаны яшь ярымга кадәр киңәйтү турында уйлау максатчан булыр иде, чөнки, безнең фикеребезчә, әни эшләргә тиеш", — диде Топилин, Югары икътисад мәктәбе базасында узган икътисад һәм җәмгыять  үсеше мәсьәләләренә багышланган XVIII халыкара апрель конференциясендә.

Хәзер мәктәпкәчә дәүләт оешмасына баланы өч яшьтән яздырырга була.

Министр фикеренчә,  баланы  бакчага кабул итү яшен киметү өстәмә пособие кертүгә караганда нәтиҗәле һәм арзанрак булачак. "Без, беренче чиратта, хезмәт хакларын арттыру юлын карарга кирәк дип уйлыйбыз", — дип өстәде Топилин. Ул шулай ук ана капиталын пособиегә алмаштыруга каршы булуын да белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100