news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгында 14 яшьтән пенсия стажы алу мөмкинлеге турында сөйләделәр

Өлкәннәрне кайгырту өчен алар белән бергә яшәү яки туган булуы мөһим түгел.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә пенсия стажын 14 яшьтән алып була.

«14 яшьлек үсмер 80 яшьлек әби-бабайны карап беренче пенсия стажын эшли ала», - дип хәбәр итә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә сылтама белән «Труд».

Моның өчен яшүсмер ата-анасының рөхсәтен (16 яшьтән кирәкми) алырга, шулай ук Россия Пенсия фондында рәсми теркәлергә тиеш. Шул ук вактыта пенсионерны кайгыртучы гражданин эшкә яраклы булырга, әмма эшсез булырга тиеш.

Өлкәннәрне кайгырту өчен алар белән бергә яшәү яки туган булуы мөһим түгел. Аларны караган чор иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алыначак. Аның өчен һәр елга 1,8 балл өстәләчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot