news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы үзмәшгуль кешеләрне хезмәт законы кысаларыннан чыгарырга тәкъдим итә

Ведомствода эш бирүче үзмәшгуль кешеләр фактта Хезмәт кодексы таләпләрен үти алмыйлар дип саныйлар.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы үзмәшгуль кешеләрне хезмәт законы кысаларыннан чыгарырга тәкъдим итә. Тиешле закон проекты норматив хокук актлары проектлары федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документта үзмәшгуль кешеләр һәм шәхси эшмәкәр булмаган эш бирүче физик затлар эшчәнлеген хезмәт законы кысаларында көйләүне туктату тәкъдим ителә.

Закон проекты авторлары бала карау, репетиторлык һәм җыештыру кебек эшләр формаль яктан закон нигезендә каралса да, гадәттә хокукый яктан рәсмиләштерелмичә эшләнә, дип саный. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешеләрнең хезмәт законнарын саклауга карата контроль юк.

Хезмәт министрлыгы фикеренчә, эш бирүче үзмәшгуль кешеләр фактта Хезмәт кодексы таләпләрен үти алмыйлар. Шунлыктан ведомство законга үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot