news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы Яңа ел алдыннан ял көннәре турында аңлатма бирде

Өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар ял яки эш булмаган бәйрәм көнендә эшкә чыгудан баш тартырга хокуклы.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2019 елның 31 декабрендә ял көне бирү мөмкинлеге турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле аңлатма бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елның декабрендә Татарстан Республикасында эш (хезмәт) вакытын оештыру турында» Татарстан Республикасы Президентының 19.12.2019 ел, № 422 боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренә, 2019 елның 28 декабре өчен 2019 елның 31 декабрендә хезмәткәрләргә ял көне бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.

Бу очракта РФ Хезмәт Кодексының 113 һәм 153 статьяларында билгеләнгән таләпләрне үтәлергә тиеш. РФ Хезмәт Кодексының 113 статьясы нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү хезмәткәрнең язма ризалыгы белән һәм беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә.

Аерым хезмәткәрләр өчен закон тарафыннан билгеләнгән өстәмә гарантияләрне үтәү зарур. Федераль законнар һәм РФ башка норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә бирелгән медицина бәяләмәсе нигезендә сәламәтлеге буенча тыелмаган очракта гына, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә инвалидларны, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә җәлеп итү рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар үзләренең ял яки эш булмаган бәйрәм көнендә эшкә чыгудан баш тарту хокукы булуы белән танышырга тиеш (РФ ТК 113 статьясы).

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, эш көне яки ял көненә турыдан-туры килгән сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими. 2019 елның 31 декабре РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә бәйрәм алды көне булып санала һәм бу көнне эш озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Шулай итеп 28 декабрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кими.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100