news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы Татарстанда Яңа ел яллары турында мәгълүмат җиткерде

Республика халкы гыйнварда 8 көн рәттән ял итәчәк.

Хезмәт министрлыгы Татарстанда Яңа ел яллары турында мәгълүмат җиткерде
архив/Султан Исхаков

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, 2018 елның гыйнварындагы ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре – 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә, шимбә-якшәмбегә, туры килә. Шулай итеп, 6 гыйнвар ялы – 9 мартка, 7 гыйнварныкы – 2 майга күчерелә.

Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot