news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда уртача хезмәт хакы 31400 сумнан артып китте

Быел республикада реаль хезмәт хакы 3,3 процентка үсте.

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда уртача хезмәт хакы 31400 сумнан артып китте
Султан Исхаков

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Быел елның ун айлык йомгаклары буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы 31 мең 481 сумны тәшкил итте. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 6,3 процентка артык. Бу хакта бүген “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

“Быел республикада реаль хезмәт хакы, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3,3 процентка үсте. Татарстанда хезмәт хакы тармаклар арасында үзгәрә. Мәсәлән, файдалы казылмалар табу өлкәсендә уртача хезмәт хакы 52 мең 578 сумны тәшкил итте. Кайбер өлкәләрдә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы һәм урманчылыктагыга караганда ул 2,5 тапкыр югары”, - дип сөйләде ул.

Зарипова фикеренчә, тармаклар арасындагы аерма даими игътибар сорый. Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы хезмәттәшләре белән берлектә хезмәт хакын күтәрү буенча юл картасын эшлиләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot