news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда һәр өченче инвалид кеше эш белән тәэмин ителгән

Республикада ел саен 10 меңгә якын инвалид кеше эшкә урнаша.

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда һәр өченче инвалид кеше эш белән тәэмин ителгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). Татарстанда инвалидлык төркеме булган 88 мең кешенең 27 меңе эшкә урнашкан. Бу хакта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Хәзерге вакытта республикада инвалидлык төркеме булган эшкә яраклы 88 мең кеше бар. Аларның 27 меңе эшкә урнашкан. Бу шактый югары процент – 35 процент кеше эшкә урнашкан. Бу Россия Федерациясе субъекты өчен алдынгы позицияләр. Татарстанда ел саен якынча 10 инвалид кеше эшкә урнаша. Ә мәшгульлек үзәкләре аркылы 3-3,5 меңләп кеше эшле була”, - диде хезмәт министры.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, 2016 елдан башлап республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру буенча системалы эш башланган. Бу Россия Президенты каршындагы Инвалидлар эшләре буенча совет билгеләгән бурычлар нигезендә эшләнә. Шул вакыттан бирле норматив оештыру базасы, белем бирү оешмалары белән эшләү формалашкан.

Бүген республикада 35 мәгариф оешмасы инвалидларны кабул итәргә һәм аларга һөнәри белем бирергә әзер. Инвалидлык төркеме булган һәр кешегә дүрт вакансия туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100