Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы социаль ярдәм билгеләү вәкаләтләрен Пенсия фондына тапшыра
План-графикны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова раслаган.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2022 елда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль ярдәм билгеләү буенча кайбер чараларны Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенә тапшырачак.
«Россия Пенсия фондының мәгълүмати технологияләр һәм ресурслар кулланып, «бердәм тәрәзә» принцибы буенча социаль ярдәм чараларына күчү сәбәпле, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кайбер социаль ярдәм чаралары буенча федераль вәкаләтләрен үтәүдән туктый. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.
План-графикны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова раслаган.
Шулай итеп, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге балалары һәм вакытлыча эшкә яраклы булмау буенча мәҗбүри социаль иминиятләштерелмәгән һәм ана булу белән бәйле очракта гражданнарга пособие, ОСАГО килешүе буенча инвалидларга яки инвалид балалары булган гаиләләргә, Чернобыльдә атом электр станциясе фаҗигасендә зыян күрүчеләргә компенсация түләячәк.
Моннан тыш, ведомство репрессия корбаннарына компенсация, шулай ук торак бинага түләү һәм капиталь ремонт чыгымнары белән бәйле компенсация билгеләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз