news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы: Россиядәге һәр бишенче пенсионер эшләвен дәвам итә

Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннән соң, эш табучы пенсионерлар саны Россия буенча 52,2 процентны тәшкил итә.

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Россиядә пенсия яшенә җиткән һәр бишенче кеше эшләвен дәвам итә. Әлеге мәгълүмат Россия Хезмәт министрлыгының 2018 елга өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль-икътисади хәлен тикшерү нәтиҗәләре докладында әйтелә. Бу хакта РИА Новости яза. 

Документ буенча 2019 елның 1 гыйнварына Россиядә 43 871 625 пенсионер яши. Алар арасында 9 669 711 кеше эшли.

“Роструд мәгълүматлары буенча, пенсиягә чыкканнан соң һәр бишенче пенсионер эшләвен дәвам итә. Россиядә эш эзләүдә ярдәм сорап мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче кешеләрнең гомуми саныннан, пенсионерлар саны 4,2 процентны тәшкил итә”, - диелә докладта.

Әлеге күрсәткечнең Петербургта, Сахалин, Мәскәү, Мурманск һәм Владимир өлкәләрендә артуы әйтелә. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннән соң эш табучы пенсионерлар саны Россия буенча 52,2 процент. Бу сан 2017 елга караганда 3,8 процентка азрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100