news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчүне сынап караячак

"Предприятиеләрдә хезмәткәрләр вакытның 30-40 процентында берни дә эшләми", - ди Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Петр Засельский.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Хезмәт министрлыгы предприятиеләрдә дүрт көнлек эш атнасына күчү буенча эксперимент уздырачак. Бу турыда Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Петр Засельскийга сылтама белән "Известия" хәбәр итте.

Җитештерүчәнлекне арттыру буенча илкүләм проектка кергән предприятиеләр әлеге экспериментта катнашачак.

Исемлеккә эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм техник эшчәнлек, төзелеш өлкәсе предприятиеләре керә.
"Предприятиеләрдә хезмәткәрләр вакытның 30-40 процентында берни дә эшләми. Безнең бурыч - эш көнен кыскарту түгел, ә аны файдалы итү", - дип аңлаткан министр урынбасары.

Әлеге вакытта дүрт көнлек эш атнасына күчүнең төгәл параметрлары юк. Эш атнасын кыскарту турында соңгы карар бары тик бик күп компанияләрдә сынап караганнан соң гына кабул ителәчәк. Бер оешма кысаларындагы эксперимент нәтиҗә бирми, дигән Засельский 

news_right_1
news_right_2
news_bot