Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы бердәм тарифның эшкә яраксызлык пособиесен арттырачагын әйтте
Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләнә торган пособиенең максималь күләме 2025 елга 143, 5 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бердәм тариф кертү нәтиҗәсендә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләнүче пособиенең максималь күләме 2025 елга 143, 5 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.
Бу хакта, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән, РИА Новости яза.
Моңа кадәр Хезмәт министрлыгы иминият взносларын бердәм түләү белән башкаруны күздә тоткан бердәм тариф кертергә һәм, Россия Пенсия фонды белән Социаль иминиятләштерү фондын бергә кушу нигезендә, Россиянең Социаль фондын төзергә тәкъдим иткән иде.
«Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләнүче пособиенең максималь күләме 8 ел һәм аннан күбрәк стаж булганда — 143,5 мең сум (гамәлдәге модель буенча — 94,7 мең сум)», — диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз