news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы апрельдә пенсияләрне 1,5 процентка арттырырга тәкьдим итте

Хезмәт министрлыгы әзерләгән проект карары бүген норматив хокукый акт проектлары порталында урын алды.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Социаль пенсия күләмен агымдагы елның 1 апреленнән 1,5 процентка артуы тәкьдим ителә, дип хәбәр итә Российская газета.

Хезмәт министрлыгы әзерләгән проект карары бүген норматив хокукый актлар проектлары порталында урын алды.

Узган ел илдә лаеклы ялдагыларның яшәү минимумы 8081 сум тәшкил иткән. Ел буена бу күрсәткеч 1 процентка арткан.

Индексация нәтиҗәсе буенча 3,9 миллион пенсионерның, шуларның 3,1 миллионы социаль пенсия алучы, пенсия белән тәэмин ителү дәрәҗәсе артачак.

Әгәр министрлыкның тәкъдимен Хөкүмәт хупласа, уртача социаль пенсия 129 сумга артып, 8 774 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта хәрби чакыру буенча хезмәт итүчеләрнең хәрбилек буенча инвалидлык пенсиясе 181 сумга артачак һәм 12 343 сумга җитә. Хәрбиләрнең гаиләсендәге ятимнәр 155 сумга күбрәк, ягъни 10 462 сум алачак.

Шуның белән бергә пенсия индексация чыгымы аена 545,3 миллион сумны тәшкил итеп, 2017 ел азагына 5 миллиард сум булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100