Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы ана капиталы программасын 2024 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте
Программаны озайту буенча тәкъдимнәр әзерләү ведомствоның стратегик планлаштыру чаралары план-графигына кертелгән.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 2021 елдан соң 2024 елга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Программаны озайту буенча тәкъдимнәр әзерләү Россия ведомствосының стратегик планлаштыру чаралары план-графигына кертелгән, дип билгеләп үтелә. Тәкъдимнәрне 2019 елның өченче кварталына әзерләү планлаштырыла.
Шул ук вакытта министрлыкта дәүләт ярдәме 2024 елдан соң озайтыламы дигән сорауга җавап бирә алмадылар.
Россия вице-премьеры аппаратында шулай ук «мөмкин булу ихтималы зур булган» программаның озайтылачагын расладылар. Татьяна Голикова әлеге позицияне узган елның сентябрендә үк җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз