news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы 50 яшьтән өлкәннәргә бер ел бушлай уку мөмкинлеге бирүне тәкъдим иткән

Бу олы яшьтәге кешеләргә хезмәт базарында көндәшлекне саклауга ярдәм итәчәк.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Хезмәт министрлыгы 50 яшьтән өлкән кешеләргә бер ел дәвамында бушлай уку мөмкинлеге бирүне тәкъдим иткән. Чөнки яшь вакытта югары уку йортларында белем алу кимегән. Бу хакта "Общество для всех возрастов" конференциясендә илнең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Вовченко белдергән, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Югары белем бирү системасында без бакалавриатка күчтек, күпчелек студентлар биш ел урынына дүрт ел укый, урта һөнәри белем бирүдә дә кыскартулар бара. Әлеге бер елны уку өчен өлкәнрәк яшьтә бүләк итәргә кирәк. Мәсәлән, 50 яшен тутырган кеше яшь чакта дәүләт аңа биргән хокукны куллана", – диде ул.

Вовченко белдерүенчә, бу олы яшьтәге кешеләргә хезмәт базарында көндәшлекне саклауга ярдәм итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot