news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын индексацияләмәскә тәкъдим итә

Мондый карар "илдәге финанс-икътисади вазгыятьне исәпкә алып" тәкъдим ителә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерләгән.

"Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварына кадәр ана капиталы күләмен инфляция үсеше темпын исәпкә алып ел саен карауны туктатырга тәкъдим ителә", - диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә дип яза "Интерфакс".

Белдерелгәнчә, мондый карар "илдәге финанс-икътисади вазгыятьне исәпкә алып", шулай ук министрлыкта закон буенча бөтен социаль түләүләр индексацияләнәчәк бердәм дата билгеләргә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100