news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы: 2019 елда пенсия уртача еллык күләме 15,5 мең сумга кадәр артты

Ведомствода 2019 елда пенсияләрне арттыру буенча нинди чаралар уздырылуы турында сөйләделәр.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 2019 елда пенсияләрне арттыру буенча нинди чаралар оештырылуы турында сөйләделәр.

«2019 ел нәтиҗәләре буенча, эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме аена уртача 1 мең сумга — 14,4 мең сумнан 15,5 мең сумга кадәр артты», — дип хәбәр итә федераль министрлыкның матбугат хезмәте.

Әйтик, ел башыннан эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнгән — бу 2018 ел өчен куллану бәяләреннән артып киткән, ул 4,3 процент тәшкил иткән. Апрель башыннан социаль пенсияләр, 2018 елда Россиядә яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, 2 процентка индексацияләнде. Август аенда 2018 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә заявка бирмичә төзәтмәләр кертелде.

Иң мөһим карарларның берсе - авыл тармагында 30 еллык хезмәт стажы булган һәм авыл җирендә яшәүче гражданнарга пенсияне арттыру булды.

Киләсе ел башыннан эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 6,6 процентка индексацияләнәчәк. Ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе вакытында Владимир Путин 2020 елда пенсияләр инфляциягә караганда ике тапкыр тизрәк үсәчәк, дип искәртте.

2020 елның апреленнән социаль пенсияләрне индексацияләү күләмен 2019 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпләгәннән соң билгеләячәкләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot