Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы уңайсыз график өчен өстәмә акча түләргә тәкъдим итә
Өстәмә акча, беренче чиратта, полицейскийлар, укытучылар һәм журналистларга түләнергә мөмкин.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россиядә хезмәткәрләргә артык эш күләме өчен өстәмә акча түли башларга мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Хезмәт шартларын бәяләү өчен яңа параметрлар әзерләү хакында ведомствода 11 мартта узган киңәшмәдә фикер алышканнар. Аерым алганда, тискәре факторларга эштәге югары эмоциональ яки интеллектуаль киеренкелекне, шулай ук уңайсыз графикны кертергә мөмкиннәр.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, өстәмә акча, беренче чиратта, полицейскийлар, укытучылар һәм журналистларга түләнергә мөмкин.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, әлеге инициатива белән профсоюзлар чыккан, шулай ук артык эш күләме һәм хезмәт шартларын бәяләү методикасы җентекләп тикшерүне таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз