news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек дәрәҗәсе югары булган төбәкләрне атады

Россиядә теркәлгән эшсезлекнең минималь дәрәҗәсе Севастополь, Петербург, Мәскәү, Кырымда билгеләп үтелгән.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә теркәлгән эшсезлекнең минималь дәрәҗәсе Севастополь, Петербург, Мәскәү, Кырым, Ленинград, Липецк, Түбән Новгород һәм Ханты-Мансийск автономияле округында билгеләп үтелгән. Иң югары күрсәткеч - Ингушетия, Чечня һәм Тувада, дип хәбәр итә РИА Новости Хезмәт һәм социаль чклау министрлыгына сылтама белән.

2017 елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда, Севастопольдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,2%, Санкт-Петербургта - 0,3%, Мәскәүдә, Кырым Республикасында, Ленинград, Липецк, Түбән Новгород, Ханты-Манси автоном округында 0,4% тәшкил итә.

Шул ук вакытта Ингушетия Республикасы эшсезлек буенча лидер. Анда бу күрсәткеч 10,3 процент,  Чечня Республикасында - 9,2%, Тыва Республикасында  - 3,3%.тәшкил итә.

1 ноябрьгә Россия буенча эшсезлекнең уртача дәрәҗәсе бер проценттан кимрәк, бер ел элек бер проценттан артык булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100