news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте май аендагы озын ял көннәре хакында искәртте

30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Май аенда россиялеләрне Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне уңаеннан озын ял көннәре көтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән хәбәр итә.

Май башында Россиядә яшәүчеләр биш көн рәттән (1-5 май) ял итәчәк. Җиңү көнендә исә яллар өч көнгә (9-11 май) сузылачак.

«30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак, чөнки алар бәйрәм алды эш көннәре санала», - диде Шкловец.

news_right_1
news_right_2
news_bot