news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте эш килешүләрен тикшерү буенча сервис эшләтеп җибәрә

Әлеге сервистан ведомствоның “Работа в России” һәм "Онлайнинспекция.рф" порталларында файдаланырга була.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте хезмәт килешүләренең законга тәңгәллеген онлайн-тикшерү буенча сервисны эшләтеп җибәргән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә.

Әлеге сервистан ведомствоның “Работа в России” һәм "Онлайнинспекция.рф" порталларында файдаланырга була.

Федераль хезмәттә билгеләп үтүләренчә, хәзер эшкә урнашыр алдыннан “Работа в Росии” порталына кереп, эш бирүче тәкъдим иткән хезмәт килешүе проектын тикшерергә мөмкин.

Ә килешүне төзегән хезмәткәрләр дә "Онлайнинспекция.рф" порталындагы "Проверь трудовой договор!" сервисыннан файдланып, хокуклары үтәлешен тикшерә ала. Әгәр дә нинди дә булса хилафлыклар ачыклана икән, порталның “Сообщить о проблеме” сервисыннан файдаланып, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100