news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрының беренче урынбасары Чүпрәлене җитәкли

Яңа җитәкче билгеләү турындагы карар район Советының 24нче утырышында кабул ителде.

(Чүпрәле, 10 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Марат Гафаров билгеләнде. Яңа җитәкче билгеләү турындагы карар район Советының 24нче утырышында кабул ителде.

“Кадрлар ротациясе бара. Татарстан Президенты сезнең район башлыгын Хөкүмәткә эшкә чакырды. Бу югары бәя, - диде Татарстан Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексей Полюшков та үз теләге белән эштән азат ителде. Аның урынына Марат Гафаров билгеләнде.

Марат Гафаров 1977 елның 22 апрелендә Яшел Үзәннең Карашам авылында туган. 2004-2005 елларда Татарстан Нурлат районы хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары, 2006 елда Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2006-2009 елларда Татарстан Президенты Аппаратының оештыру бүлегендә баш референт, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсендә баш киңәшчесе. 2009-2010 – Татарстан Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елда Татарстан Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкче итеп билгеләнгән. 2014 елның 31 декабреннән Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрының беренче урынбасары булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot