news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры урынбасары чүпрәлеләрне кабул итте

Район Башкарма комитеты бинасында министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова гражданнарны кабул итте.

(Чүпрәле, 27 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Район Башкарма комитеты бинасында Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова гражданнарны кабул итте, дип яза җирле басма.

Кабул итү вакытында төрле мәсьәләләр һәм проблемалар каралды. Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Галина Шемеева, мәсәлән, "Өлкән яшьтәгеләрне гаиләгә алу" проекты турында сорашты. Иске Чүпрәле авылында яшәүче бер ханым элеккеге эшендә кыскартылуга дучар булганнан соң эш таба алмый йөрүе турында сөйләде һәм тагын да шундый сорауларны тыңлады министр урынбасары. Җавап биреп була торганнарына урында ук җавап бирде, вакыт сорый торганнарына да ярдәм итәргә тырышачагы турында белдерде.

Аннан соң министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова район социаль яклау идарәсе хезмәт коллективы, авыллардагы социаль хезмәткәрләр, район мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Антонина Хәлилова да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100