news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен татар теле курслары ачыла

Курсалар 5 апрель-7 май көннәрендә узачак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен татар теле курслары ачыла. Курсларны Казан шәһәре мэриясе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы (@tatforum) оештыра.

Курсалар 5 апрель-7 май көннәрендә узачак.

Интенсив курслар татар телендә сөйләшергә мөмкин булган өлкәләрне киңәйтүгә һәм хезмәткәрләрнең көндәшлеккә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән.

Татар телен өйрәтү программасы өч өлештән торачак:

1. кунакханә бизнесы өлкәсендә хезмәткәрләр өчен;

2. җәмәгать туклануы;

3. ваклап сату өлкәсе.

Һәр өлеш 10 дәрестән тора. Дәресләр атнага 2 тапкыр узачак.

Катнашу өчен гариза тутырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100